О нас

Госпиталь для ветеранов войн г.Казани

История современного Госпиталя для ветеранов войн г.Казани начинается с далекого 1964 г., когда Казанский завод кинопленки построил четырехэтажное типовое здание поликлиники на 750 посещений в смену. Отделением цеховых терапевтов руководила Г.И. Титова. Цеховая служба была одной из лучших в Минхимпроме. В ее составе имелись узкие специалисты более чем по 17 профилям, а также появившиеся впервые в городе два кабинета-иглорефлексотерапии и аллергологический. Успешно работали физиотерапевтическое отделение. Круглосуточного травматологического пункта, стоматологического отделения, параклинические диагностические службы (два рентгенокабинета, ЭКГ, позднее -- эндоскапический кабинет). На базе клинико-диагностической лаборатории эффективно заработала централизованная районная биохимическая лаборатория.

С каждым последующим годом эффективность работы поликлиники неуклонно росло. Бесспорно, заслуга принадлежит первому главному врачу Екатерине Ивановне Беляевой (1964-1978), при которой построен и сдан в эксплуатацию в 1977 г. круглосуточный стационар на 190 коек.

В начале 80-х годов МЧС «Тасма» получила статус городской больницы №13 г.Казани. Далее эстафету главных врачей подхватил Ш.Ш. Арсланов (1978-1979), Р.М. Мухаматдинов (1979-1984), Ф.Н. Закиров (1984-2009), Р.Ф. Шавалиев (2009-2010), М.В. Кормачев, заслуженный врач РФ И РТ, лауреат Государственной премии Республики Татарстан, кавалер ордена Петра Великого 1-степени (2010-2019). С 2019г. госпиталем руководит Ильдар Азатович Фахрутдинов, кандидат медицинских наук, заслуженный врач Республики Татарстан, отличник здравоохранения, обладатель нагрудного знака «За социальное партнерство».

В 1989 г. ПО «Тасма» приступило к строительству за счет собственных средств нового лечебного корпуса на 210 коек, и в мае 1991 г. коллектив справил новоселье. В новом корпусе созданы впервые в Казани отделение микрохирургии глаза и сосудистой неврологии, открыты отделения неврологии, открыты отделения кардиологии, ургентной хирургии. Увеличилось количество терапевтических коек с 90 до 120. Отделение плановой хирургии увеличилось до 60 коек, широко стали применятся эндоскопические операции при холецистите, органосберегающие операции при доброкачественных заболевания молочной железы. Вновь было создано отделение анестезиологии и реанимации с палатой интенсивной терапии на 6 коек. Общая мощность коечного фонда составила 380 коек. Дальнейшее развитие получили параклинические службы, создано новое подразделение -- лечебно-диагностический центр для эндоскопических исследований желудочно-кишечного тракта и бронхиального дерева, здесь проводятся лечебные процедуры с применением лазера, медикаментозных аппликаций, лаваж бронхов.

ГАУЗ «Госпиталь для ветеранов войн» г.Казани  (далее – госпиталь) был организован в 1999г., в год празднования 55-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне. На базе городской клинической больницы №13. В 2007 г. в его состав вошла Казанская городская консультативно-диагностическая поликлиника ветеранов, которая функционировала с 1988 г.

В настоящее время к госпиталю прикреплены ветераны и приравненные к ним другие категории 23 муниципальных образований и города Казани. Госпиталь имеет в своем составе стационар мощность 319 коек, консультативную поликлинику ветеранов на 150 посещений и территориальную поликлинику на 750 посещений в смену, которые обслуживают 21 082 человека прикрепленного населения Московского района. В составе госпиталя с 15 апреля 2010г. начал функционировать Центр восстановительного лечения для больных травматологического профиля Заречья.

В госпиталь, кроме Ветеранов Отечественной  войны и боевых действий, ежегодно поправляют свое здоровье и другие категории больных, в том числе ветераны военной службы, бывшие несовершеннолетние узники концлагерей, вдовы участников Великой Отечественной войны, лица, пострадавшие от политических репрессий, инвалиды Советской армии, Герои Советского Союза, Социалистического Труда СССР и России, бойцы спецподразделений. Также проходят лечение жители Московского района Казани и 23 сельских районов РТ. Поликлиника госпиталя оказывает помощь пациентам пожилого возраста, поступивших из других медицинских организаций Казани.

В госпитале внедрено современно лечебно-диагностическое медицинское оборудование. Применяются технологии, которые позволяют успешно решать большой спектр задач по комплексной диагностике и медицинской реабилитации больных с двигательным дефицитом прошедших курс лечения в сосудистых центрах и после операции на головном и спинном мозге, также после высокотехнологичных нейрохирургических, травматологических, ортопедических операционных вмешательств.

Со временем госпиталь стал кузницей подготовкой высококвалифицированных медицинских работников. В настоящее  время на базе госпиталя располагаются кафедры функциональной диагностики, семейной медицины и геронтологии, реабилитологии и спортивной медицины Казанской государственной медицинской академии, а также кафедры общий хирургии и неврологии Казанского  государственного медицинского университета. Госпиталь является учебной базой для Казанского медицинского колледжа.

В маммологическом кабинете для определения патологического очага внедрена селективная дуктография. Разработаны и внедрены современные научные технологии органосберегающих операций на молочной железе. Эти передовые технологии, разработанные учеными госпиталя, защищены патентами. Четыре сотрудника госпиталя – Р.Ф. Закиров, А.Г. Измайлов, ангионевролог А.А Яркаев, и вертеброневролог Л.А. Яковлева стали кандидатами медицинских наук.

В госпитале используют многие современные методы обследования -- РКТ, УЗИ, ФГДС, ФКС, рентгенография, ЭКГ. Физиотерапевтическое отделение располагает широким диапазоном современных методов лечения больных ( механотерапия, современное электро- и светолечение. УВЧ, ДТТ, КВЧ, индуктотерапия, ионофорез, лазеро- и парафинолечение). В кабинете иглорефлексотерапии проводятся сеансы лечебной физкультуры и лечебного массажа. В отделении плановой хирургии проводятся эндоскопические операции.

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале.

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале тарихы 1964 нче елда Казан кинопленка заводы төзегән поликлиникадан башлана. 4 катлы бинада һәр сменада 750 кешене кабул итәләр. Цех терапевтлары бүлеген Г. И. Титова җитәкли. Әлеге бүлек Минхимпром - химия сәнәгате министрлыгы тармагында иң яхшылардан санала. Поликлиникада 17дән артык тар белгечлек юнәлешләре буенча табиблар кабул итә, шәһәрдә беренче булып ачылган  иглорефлексотерапия һәм аллергология кабинетлары эшли. Физиотерапия бүлеге, тәүлек буена кабул итүче травматология пункты, стоматология бүлеге, параклиник диагностика хезмәтләре (ике рентген кабинеты, ЭКГ, соңрак эндоскопия кабинеты)  уңышлы эшләп килә. Клиник диагностика лабораториясе базасында соңрак үзәкләштерелгән район биохимия лабораториясе нәтиҗәле эшләп китә.

Поликлиниканың эшчәнлеге елдан-ел яхшыра бара. Бу – һичшиксез, 1964-1978 нче елларда эшләгән беренче баш табиб Екатерина Ивановна Беляеваның хезмәте нәтиҗәсе. Ул җитәкләгән чорда тәүлек дәвамында эшләүче, 190 урынлык стационар төзелә һәм  1977 нче елда сафка бастырыла.

80 нче еллар башында “Тасма”  медсанчастена Казанның 13нче номерлы  шәһәр хастаханәсе статусы бирелә. Баш табиблар эстафетасын Ш.Ш. Арсланов (1978-1979), Р.М. Мөхәмәтдинов (1979-1984), Ф.Н.Закиров (1984-2009), Р.Ф.Шәвәлиев (2009-2010), Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы, Татарстан Республикасының Дәүләт Премиясе лауреаты, Петр Великий орденының 1 нче дәрәҗә кавалеры  М.В.Кормачев (2010-2019) дәвам итә. 2019 нчы елдан госпиталь белән медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, “Социаль партнерлык өчен” күкрәк билгесе иясе Илдар Азат улы Фәхретдинов җитәкчелек итә.

1989 нчы елда “Тасма” җитештерү  берләшмәсе үз хисабына 210 урынлык  яңа дәвалау корпусы төзүгә  керешә. Һәм 1991 нче елның май аенда  табиблар коллективы әлеге бинада эшне башлап җибәрә. Яңа корпуста Казанда беренче тапкыр күзләр микрохирургиясе һәм кан тамырлары неврологиясе бүлекләре булдырыла. Неврология, кардиология, ургент хирургия бүлекләре ачыла. Дәвалау урыннарының саны 90 нан 120 гә кадәр арттырыла. Планлы хирургия бүлегендә урыннар саны 60 ка җиткерелә. Холецистит очракларындагы операцияләрдә эндоскопик ысуллар, сөт бизләрендә яман булмаган авыру очракларында органнарны саклап кала торган операцияләр киң кулланыла башлый. Анестезиология һәм 6 урынлы интенсив терапия палатасы булган реанимация бүлеге булдырыла. Гомуми урыннар саны 380 гә җиткерелә. Параклиник хезмәтләр алга таба үсеш ала, яңа бүлек – ашказаны-эчәклек юлларын һәм бронхиаль системаны эндоскопик тикшерү өчен дәвалау-диагностика үзәге ачыла, биредә лазер, дару аппликацияләре, бронхларга лаваж кебек дәвалау процедуралары үткәрелә.

Казан шәһәренең “Сугыш ветераннары госпитале” Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе (алга таба – госпиталь) 1999нчы елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгын бәйрәм иткәндә, 13нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында  оештырыла. 2007 нче елда аның составына 1988 нче елдан бирле эшләп килгән Казан шәһәре ветераннар консультатив-диагностика поликлиникасы да кушыла.

Хәзерге вакытта госпитальгә 23 муниципаль берәмлектә һәм Казанда  яшәүче ветераннар, аларга тиңләштерелгән гражданнар беркетелгән. Госпиталь 319 урынлык стационар, сменага 150 кеше кабул итәрлек  консультатив поликлиника, 750 кеше кабул итәрлек территориаль поликлиниканы берләштерә һәм Мәскәү районынының бирегә теркәлгән 21082 кешесенә ярдәм күрсәтә. 2010 нчы елның 15 нче апреленнән госпитальдә Заречье травматологик авыруларны тернәкләндерү үзәге дә эшли башлады.

Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннардан тыш, госпитальдә башка категория авырулар, шул исәптән хәрби хезмәт ветераннары, концлагерьларның балигь булмаган тоткыннары, Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр, Совет армиясе инвалидлары, Советлар Союзы Геройлары, СССР һәм Россиянең хезмәт геройлары, махсус бүлекләрнең сугышчылары да ел саен сәламәтлеген ныгыта. Шулай ук биредә Казанның Мәскәү районы һәм Татарстанның 23 районында яшәүчеләр дә  дәвалана. Шәһәрнең башка районнарындагы медицина оешмаларыннан юнәлтелгән өлкән яшьтәге пациентларга да ярдәм күрсәтелә.

Госпитальдә заманча дәвалау-тикшеренү медицина җиһазлары урнаштырылган. Комплекслы диагностика буенча һәм кан тамырлары үзәкләрендә дәваланудан соң, баш һәм арка миенә операцияләрдән соң хәрәкәтләнү кыенлыклары булган, югары технологияле нейрохирургия, травматология, ортопедия операцияләре кичергән авыруларны  тернәкләндерү буенча күп мәсәләләрне хәл итәрлек технологияләр кулланыла.

Вакыт узу белән госпиталь югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре әзерләү урынына әверелә. Хәзерге көндә аның базасында Казан Дәүләт медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасы, гаилә медицинасы һәм геронтология, реабилитология һәм спорт медицинасы, шулай ук гомуми хирургия һәм неврология кафедралары урын алган. Госпиталь шулай ук Казан медицина колледжының уку базасы да булып тора.

Маммология кабинетында патологияләрне ачыклау өчен селектив дуктография эшли. Сөт бизләренә операция ясаганда органнарны сакларга ярдәм итүче заманча фәнни технологияләр эшләнгән һәм кулланышка кертелгән. Бу - госпиталь галимнәре тарафыннан булдырылган һәм патентлар белән якланган алдынгы технологияләр. Госпитальнең 4 хезмәткәре - Р.Ф. Закиров, А.Г. Измайлов, ангионевролог А.А. Яркәев, һәм вертеброневролог Л.А. Яковлева медицина фәннәре кандидатлары булдылар. 

Госпитальдә бик күп заманча тикшеренү ысуллары - РКТ, УЗИ, ФГДС, ФКС, ЭКГ, рентгенография кулланышта. Физиотерапия бүлегендә  механотерапия, электр һәм яктылык белән дәвалау, УВЧ, ДТТ, КВЧ, индуктотерапия, ионофорез, лазер һәм парафин белән дәвалауның киң диапазонлы заманча ысуллары тәкъдим ителә. Иглорефлексотерапия кабинетында дәвалау физкультурасы һәм массаж сеанслары үткәрелә.

Планлы хирургия бүлегендә эндоскопик операцияләр ясала.

 

 

Политика в области качества